Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ә­ни­е­мә рәх­мәт әй­тәм

Чал­лы шә­һә­ре­нең 4нче мәк­тә­бен­дә «Ә­ни­е­мә рәх­мәт әй­тәм» дип исем­лән­гән әдә­би-му­зы­каль бәй­ге үт­те.

Бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы һәм алып ба­ру­чы Ро­за ха­ным Вла­со­ва бер­сен­нән-бер­се кы­зык­лы би­рем­нәр әзер­лә­гән иде.

2В, 3Б, 5Б сый­ны­фы уку­чы­ла­ры һәм алар­ның әни­лә­ре бәй­рәм­гә бик әй­бәт әзер­лән­гән: җыр-би­ю­ләр дә, пе­ше­реп кил­гән ри­зык­лар, нә­фис сүз, пла­кат­лар – бар да бар! Өч сый­ныф­тан да әни­ле-кыз­лы кон­кур­сант­лар кат­наш­ты. Ма­тур итеп үз-үз­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды, тап­кыр­лык­ка сы­нал­ды, ос­та­лык­ла­рын күр­сәт­те алар.

Ба­ры­сы да озын то­лым­лы бул­ган Дә­лия, Ди­лә­рә, Ли­а­на­ның әни­лә­ре «Чәч­та­раш­лар» бәй­ге­сен­дә дә сы­нат­ма­ды, би­шек җыр­ла­ры да баш­кар­ды. Кыз­ла­ры бе­лән бул­ган ва­кый­га­лар­ны сөй­ләп тә көл­дер­де­ләр. Өс­тә­ве­нә ба­ры­сы да ос­та ху­җа­би­кә икән әле алар! Би­зәк­ле яу­лык, алъ­яп­кыч­лар яп­кан кыз­лар­ның үз­лә­ре яра­тып пе­шер­гән ри­зык­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­вен тың­ла­вы да кү­ңел­ле иде. Кыз­лар­ның җа­на­тар­ла­ры – сый­ныф­таш­ла­ры да сы­нат­ма­ды: кү­мәк җыр­лар бе­лән сө­ен­дер­де. Мәк­тәп­нең «Миз­гел» ан­самб­ле һәм алар­ның әни­лә­ре баш­ка­ру­ын­да­гы би­ю­ләр бәй­рәм­не та­гын да ма­тур­лап җи­бәр­де. Ә без, жю­ри әгъ­за­ла­ры – ТР­ның ха­лык ар­тис­ты Гө­лү­сә Гай­нет­ди­но­ва, ата-ана­лар ко­ми­те­ты рә­и­се Гөл­на­ра Са­ган­ды­ко­ва, һәм мин, «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы хез­мәт­кә­ре Ли­лия Фәт­та­хо­ва кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы да җи­ңү­гә ла­ек ди­гән нә­ти­җә чы­гар­дык.

Уң­ган-бул­ган әни­ләр­нең ба­ла­ла­ры да бул­дык­лы шул.

Ли­лия ФӘТ­ТА­ХО­ВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев