Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Малайлар әтиләренә охшарга тели

Җәлил бистәсендәге 5нче «Әкият» «балалар бакчасының зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме узды.

23 февральдә, безнең ил Ватанны саклаучылар Көнен һәм Россия армиясенең туган көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан безнең Җәлил бистәсендәге 5нче «Әкият» «балалар бакчасының зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме узды. Шатлык, күңел ачу, тантана балалар белән һәм бәйрәм кунаклары — тәрбияләнүчеләрнең әтиләре, бабайлары белән бүлеште. Аны зурлар төркемендә эшләүче тәрбияче Нуриева Миләүшә Вагыйз кызы һәм Зайнуллина Гөлчәчәк Шакирҗан кызы әзерләде һәм үткәрде. 

Балалар әтиләре белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Күңелле конкурсларда әтиләре белән зурлар төркеме балалары катнашты. Кызыклы итеп сайланган биремнәр иң оялчан балаларны да, иң җитди әтиләрне дә битараф калдырмады. Балаларның күзләрендә ярыш рухын күрү бик күңелле булды. 

Ватаныбызны һәм Россияне саклаучылар - безнең солдатлар, офицерлар, очучылар һәм диңгезчеләр. Безнең малайлар аларга охшарга һәм көчле, батыр, игелекле булырга бик телиләр.

Безнең бурыч - балаларда патриотизм һәм үз Ватаныңа, гореф-гадәтләреңә мәхәббәт тәрбияләү.  «Әкият» балалар бакчасы барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый! Илебез һәм бөтен дөньябыз күге һәрвакыт аяз булсын! 

Тәрбиячеләр: Нуриева Миләүшә Вагизовна, Зайнуллина Гөлчәчәк Шакирзяновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев