Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәлил шигырләре – мәңгелек!

Тукай районы Иске Абдул мәдәният йортында  герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә узды.

Урта мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бу көнне зур дулкынлану белән көтте. Шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын өйрәнделәр. Яр Чаллы шәһәре 2нче гимназиясеннән 6нчы  класс укучыларының бәйрәмгә килүләре ямь өстенә ямь булды.

Кунакларыбыз бик матур итеп шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр. Төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрен сәнгатьле итеп укыганда олы яшьтәге апаларның да күзләренә яшь килде.

Шагыйрь һәм аның дусларының фаҗигале тормышы күз алдына килеп басты. Без, тамашачылар, балаларның һәр чыгышына сокланып утырдык. Муса Җәлилнең “ Вәхшәт”, “ Бүреләр”, “Хәдичә” һәм башка бик күп шигырьләрен  сәнгатьле итеп сойләгәндә балаларга чын күңелдән сокландык. Киләчәктә  мондый  очрашулар күбрәк булсын, балаларыбызда туган илгә, туган  телгә карата ихтирам артсын. Балалар белән шундый матур кичә әзерләгән укытучылар коллективына да без бик рәхмәтле.

  Иске Абдул авылы китапханәчесе Бәхтиева З.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев