Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кешеләргә ышанасы килә...

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе туган телебезгә, милләтебезнең киләчәгенә битараф булмаган халкыбызны татар зыялылары белән очраштыруын дәвам итә.

21нче ноябрь көнне китапханәдә кунакта күренекле шагыйрә, журналист, С. Сөләйманова, Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова булды.

Илсөяр Иксанова - «Ышанасы килә» (1991 ел), «Кышкы канәферләр» (1999 ел), «Син – язган язмышым» (2003 ел), «Кырык кыл» (2008 ел) дип исемләнгән шигъри җыентыклар авторы. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.

Автор шулай ук чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә яза. “Балан чәчәге” исемле китабында төрле елларда иҗат ителгән повесть-хикәяләре, “Сөюләрем сине хак минем” исемле телевизион фильм өчен сценарие, “Әбиләр сабагы” дигән эссесы туплап бирелгән. Әсәрләре җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.

Әдәби чара концерт номерлары, Илсөяр Иксанова сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Аның тирән мәгънәгә ия әсәрләрен китапханәчеләребез сәнгатьле итеп укып тамашачыга җиткерде. Авторның күңел дәрьясыннан ургып чыккан моң-хисләрен чагылдырган барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар тамашачылар күңелендә үз урынын алыр, якты истәлек булып кереп калыр, дип ышанасы килә.


Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Резеда Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев