Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иң яхшыларын укырга вакыт

Ел саен мартның беренче чәршәмбесендә, Бөтендөнья кычкырып уку көне үткәрелә.  Быел ул 6 мартка туры килде.

Шул уңайдан Арча районы Сеҗе авыл китапханәсе, “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дип аталган Республика акциясендә катнашты.

А.Алиш исемендәге премиягә лаек булган балалар язучылары республикабызда шактый күп. Шуларның берсе – авылдашыбыз Вакыйф Нуриев. В.Нуриевның әсәрләрендә балачакның кызыклы һәм якты хатирәләре, туган якка бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, соклану-гаҗәпләнү бәян ителә.  Сеҗе мәктәбе укучыларына В.Нуриевның “Матуркай”, “Соңгы йөреш”, “Киек каз юлы” хикәяләре кычкырып укылды. “Хәйлә” юмористик хикәясен укучылар сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр. Шулай ук күргәзмәгә куелган Х.Халиков, Л.Шәех, А.Гыймадиев, Р.Миңнуллин, Йолдыз, Р.Мингалим һәм башка А.Алиш премиясе лауреатларының китаплары укучы балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар өчен китапларның иң яхшылары тәкъдим ителде.


Китапханә мөдире Гөлфинә Әхмәдиева

                                                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп