Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Гөлчәчәк» бакчасы балалары язны каршылый

Без, Тукай районы Иске Абдул «Гөлчәчәк» бакчасы тәрбиячеләре, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә, аларны тәрбия эшендә куллануга игътибар бирәбез.

Һәр елны март аенда “Нәүрүз” бәйрәме үткәрәбез. Быел бәйрәм мәдәният сарае каршында узды. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Нәүрүз куплетларын өлкәннәр куанып тыңлады:

“Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәкбад!”

Балаларга иң кызыгы, әлбәттә, Убырлы карчык оештырган уеннар булгандыр. Кышны яратучы балалар Кыш бабай ягында ярышсалар, яз яратучылар Нәүрүзбикәгә җиңү яулаштылар. Яз кызы балаларны, кунакларны үзе пешергән белен белән сыйлады. Өстәлдәге тәм-том һәркемгә җитте. Рузалия апалары белән Сәмәкәй “Зиләйлүк” бакчасы балаларының кунакка килүе күңелгә тагын да куаныч өстәде.

“Асылъяр” фольклор ансамбле чыгышын балалар яратып тыңладылар. Бәйрәм балаларыбызга кабатланмас мизгелләр, бәхет бүләк итте. Мәдәният сарае хезмәткәрләренә, “Асылъяр” фольклор ансамбле артистларына рәхмәтебез чиксез.



Тукай районы Иске Абдул “Гөлчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасында мәктәп

2
X