Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Энҗе бөртеге”

Безнең төркемебез “Энҗе бөртекләре” дип атала.

Һәм чыннан да безнең төркемебездә бәләкәй энҗе бөртекләре тәрбияләнә. Шуларның берсе – Самина исемле кызыбыз. Ул әле 4 яшьтә генә булса да,озын – озын татарча шигырьләр ятлап, бәйгеләрдә катнаша. Республика күләм оештырылган “Бәхет йолдызы” бәйгесендә 1 урын, балалар бакчасында оештырылган “Яшь җәлилчеләр” шигырь бәйгесендә 1 урын, “Туган телем – минем байлыгым” бәйгесендә 2 урын яулады. Без Саминаны шушы җиңүләре белән котлыйбыз. Һәм аңа киләчәктә дә яңа бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләргә ирешүен теләп калабыз.


Резидә Мазитова, Энҗе Салихова,Юлия Валиева, Чаллы шәһәре, 6 нчы “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев