Чаллыда төзелеп килүче балалар бакчаларына гариза бирә башларга мөмкин
Сезнең яңалыклар

Чаллыда төзелеп килүче балалар бакчаларына гариза бирә башларга мөмкин

Чаллыда яңа балалар бакчалары «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Димәк, ата-аналар әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен чиратка баса ала.

Чаллыда яңа балалар бакчалары «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Димәк, ата-аналар әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен чиратка баса ала.

Шулай итеп, 63нче микрорайонда - "Сабантуй" (№121), 

Яңа шәһәрнең 14нче комплексында "АБВГДейка" (№122),

35нче комплекста "Акчарлак" (№123) балалар бакчасы ачылачак.

Мәләкәс аръягында ачылачак балалар бакчалары «Капитошка» (№124, 20нче микрорайонда) һәм «Смешарики» (№125 , 22 микрорайонда) дип аталачак.

ЗЯБ бистәсенең 14нче комплексындагы 126нчы балалар бакчасы «Бисеринки» дип аталачак.

Өстенлекле балалар бакчасына uslugi.tatar.ru порталы аша, Яңа шәһәрнең 3/16 һәм ГЭС поселогының Гидротөзүчеләр урамы, 4/2 адресы буенча урнашкан “Күпфункцияле үзәк”кә гариза белән мөрәҗәгать итеп чиратка басарга яки алыштырырга мөмкин. 

Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: 

Яңа шәһәр, 20/07А йорты, 1нче кабинет, чәршәмбедән тыш көн саен 8:00дән 12:00гә кадәр килергә яки 56-12-67 телефоны аша белгечләр белән элемтәгә чыгарга мөмкин.

Чыганак: http://nabchelny.ru/news/35205

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев