Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда шахмат ярышы

Һәрбер каникул саен “Этюд” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча төрледән-төрле турнирлар булып тора. Шахмат сөюче укучыларның кышкы каникулы да монда бик кызыклы үтте.

Алар өч көн дәвамында “Кыш – 2019” дип аталган ярышта көч сынашты. Бу турнирда 200 гә якын бала катнашты.

2011 елда туган балалар һәм алардан яшьрәкләр арасында беренче урынны Эдуард Шәрипов, икенчене Әмир Агишев, өченчене Әмир Хафизов алды. Кызлар арасында беренче урында Илдинә Әхмәдишина, икенчедә Софья Садртдинова, өченчедә Виктория Зуева.

Зурырак укучылар арасында беренче урынны Илхан Әхмәдишин, икенче урынны Эмил Агишев, өченче урынны Айгөл Алишева алды. Кызлар арасында: беренчедә Анастасия Титова, икенчедә Альмира Муллина, өченчедә Диана Хафизова.

Беренчелекне алган абыйлы-сеңелле Илхан һәм Илдинә Әхмәдишиннар М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем ала, Анастасия Титова 41 мәктәптә укый, Эдуард Шәрипов әле бакчага йөри. Аларның тренеры ФИДЕ мастеры Эдуард Ашиев.

Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев