Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы укучылары республикакүләм акциягә кушылды

Шәһәребездә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды

Язның беренче якты кояш нурлары балаларны күптән инде урамга чакыра. Дәресләрнең тәмамлануын зарыгып көтеп утыралар алар. Ничек түзеп утырасын инде мәктәптә яки өйдә мондый матур көннәрдә!

Дәрестән соң балалар сыйныфташлары белән җыелышып урамга чыктылар, чөнки республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең иң кызыклы өлеше көтә аларны. Урамга чыгып, кешеләр белән аралашып, үзләренең бердәмлеген, чаялыгын, яшьлеген күрсәтеп кайтуга ни җитә?

Матур әңгәмә корып, өлкәннәрдән кыйммәтле киңәшләр, яшьләрдән позитив эмоцияләргә тулып кайтты укучылар. Димәк, безнең хезмәтебез дөрес юнәлештә бара дигән фикер белән без дә, аларның укытучылары, сөенеп, шатланып кайттык.


Яр Чаллы шәһәре, 19 нчы мәктәп, ана теле укытучылары Әхмәтҗанова Әнисә Әфтах кызы, Гайсина Гөлүсә Рәфкат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция мин татарча сөйләшәм

2
X