Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәйрәм күрке – өлкәннәрдә

Октябрь – көзнең матур вакыты гына тугел, ә өлкәннәрне зурлау ае булып та санала.

Шул уңайдан безнең 6 санлы «Зәңгәр чәчәк» балалар бакчасында да бәйрәм гөрләп узды. Кунакларыбыз - кайчандыр шушы бакчада эшләп ялга киткән тәрбиячеләр, хезмәткәрләр иде. Балаларыбызның чыгышы, матур җырлар, биюләр аларга бәйрәм бүләге булып яңгырады. Котлаулар чәй табыны артында дәвам итте. Матур бәйрәм әзерләргә булышкан өчен бакчабыз мөдире Лариса Фахрисламовнага, тәрбиячеләребез Резида Ильгизаровна, Дарья Николаевна, Раушания Наилевна, Гульнара Гилемзановналарга рәхмәтебезне белдерәбез. Бу очрашу өлкәннәребез куңелендэ матур истәлек булып, бакчада эшләгән вакытларын искә төшереп торыр дип ышанабыз. Аларга киләчәктә саулык-сәламәтлек телибез, бакчабызда кунакка көтеп калабыз.

6нчы санлы «Зәңгәр чәчәк» балалар бакчасы музыка җитәкчесе Рузилә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев