Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәрәңге бәйрәме

Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Эх! Бигрәк тәмле бәрәңге!

80 нче “Инешкәй” балалар бакчасында  тәрбиячеләр һәм  музыкант белән берлектә “Бәрәңге бәйрәме” үткәрелде. Иң башта әлеге чарага ата – аналар белән берлектә әзерлек эшләре алып барылды: шигырьләр, җырлар ятланды, бәрәңгедән ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Әлеге бәйрәмнең кунагы,  табыныбызның патшасы  - бәрәңге булды.

Убырлы карчык белән берлектә күңелле эстафеталы уеннар үткәрелде, такмаклар җырланды.

Бәйрәм азагында балалар һәм кунаклар тәмле бәрәңге ризыкларын авыз итте. Балалар күңел ачып кына калмады, бәрәңге турында белемнәрен арттырдылар.

 

Яр Чаллы шәһәренең №80 “Инешкәй”

 балалар бакчасы тәрбиячеләре:

Җамалиева Сания , Хөснетдинова Эльвира, Хәертдинова Ләйсән , Волкова Юлия 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев