Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без театр уйныйбыз

Безнең Мөслим районы Октябрь башлангыч мәктәбендә балаларның сәләтләрен үстерү өчен төрле юнәлештә чаралар оештырабыз.

Бу чаралар дәрестән соң эшчәнлектә чагыла. Ел дәвамында балаларның физик мөмкинлекләрен ачу, сөйләм телен, музыкаль сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барыла. Шуларның берсе хакында язып китәсебез килә. Бу юнәлешләрнең берсе – театр.

Һәр ел саен укучыларыбыз белән театр әзерлибез. Быел да Галимҗан Гыйльмановның “Шүрәле, Убырлы карчык һәм Гөлүсә” дип исемләнгән әкият-тамашасын үзебезнең тамашачыларыбызга тәкъдим иттек. Төп рольләрне башкарган Зәйнәп Хәбибуллина, Илвина Закирова, Мансур Нәбиуллин  искиткеч уйнадылар. Калган балалар да үзләренең рольләрен ачып бирә алдылар. Балаларда сәхнәгә мәхәббәт елдан-ел арта баруы сизелеп тора. Шул ук вакытта сәхнә бизәлеше дә балаларга көч бирә.

Кем белә бит, киләчәктә бәлки бу балаларны зур сәхнәләрдә күрә алырбыз.

Мөслим районы Октябрь башлангыч мәктәбеннән Бәширова Римма, Нәбиуллина Гөлчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев