Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балачак иленнән

18 декабрьдә Чаллыда Рәшит Бәшәрне зурлап, бик матур, җылы, тантаналы кичә узды.

1979 елдан бирле Ак калада яшәп иҗат иткән әдипне хөрмәт итеп, “Балачак иленнән” дип аталган әлеге кичәгә аның каләмдәшләре, укучылары, укытучылар һәм китапханәчеләр, туганнары, дуслары җыелган иде.

Без барыбыз да балачак иленнән. Ләкин бик сирәкләргә бу самими, хыялый, якты чорда калырга насыйп була. Олылар дөньясында яшәп тә, балалар гаме белән, алар дөньясын ямьләп яшәүчеләр арасында быел 70 яшен тутырган Рәшит ага Бәшәр дә бар. Шагыйрь һәм прозаик, А.Алиш, С.Сөләйманова, Э.Касыймов исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре... Ләкин бу исемнәр арасында иң кыйммәтлесе – танылган балалар шагыйре булуыдыр. Балалар өчен язу аеруча зур осталык, зирәклек сорый бит ул.

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та бу хакта телгә алды. Рәшит Бәшәр бармаган мәктәп, балалар бакчасы юктыр, ул дистә еллар буе армый-талмый балаларга шигъри сүзне җиткерә, аларны милли кыйммәтләребез нигезендә тәрбияләү эшен башкара, диде ул. Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов каләмдәшен классик шагыйрь буларак бәяләде. Бүгенге глобальләшү шартларында экраннар аша үтеп кергән мәдәнияткә каршы куярлык татар балалар әдәбиятының нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлегенә дә тукталды язучы. Балалар язучылары җилкәсенә төшкән бу җитди миссиянең зурлыгын ассызыклады. Шуларны аңлап иҗат иткән Рәшит ага Бәшәргә һәм Чаллы язучыларына рәхмәтләрен җиткерде.

Балалар әдәбиятенда беренче скрипканы уйнаучы, үтә тыйнак, шул ук вакытта иҗаты балалар әдәбиятының алтын фондына кергән иҗат иясе буларак зурлады Рәшит аганы каләмдәше, якташы Газинур Морат. Балалар әдәбиятына агач тел белән керү тыела, диде ул. Ә Рәшит Бәшәр теле – үтә нәфис, образлы, матур тел. Китапларының тиражы йөз меңгә җитүе дә бик күп нәрсә турында сөйли. Ничәмә-ничә буын татар баласын тәрбияләгән ил агасы, остаз ул, дип билгеләп үтте Газинур Морат. Чаллыда чыгып килүче “Көмеш кыңгырау” газетасының да балаларга әдәби сүзне җиткерүдәге ролен югары бәяләде. Ә Рәшит ага Бәшәр – “Көмеш кыңгырау” газетасының даими авторы, киңәшчесе дә ул.

Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин үзенең әдәби мәктәбе булган, зур ихтирамга лаек олпат әдипнең кешеләргә игътибарлы булуына, яшьләргә остаз була белүенә, шагыйрьнең иҗади мирасының зурлыгына тукталды. Мәскәүдә балалар поэзиясе антологиясенә Татарстаннан өч кенә шагыйрь кертелгән, шуларның берсе - Рәшит Бәшәр, диде ул.

Кукмара якташлык җәмгыяте җитәкчесе Айрат Зәйнуллин, шагыйрьләр Рәзинә Мөхияр, Рәкит Әбделмәнов та Рәшит аганың кешелекле, кече күңеллелеген, бала җанлылыгын билгеләп үтте.

Кичәдә Рәшит Бәшәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, котлау хатлары кабул итте.

Җырчылар язучының шигырьләренә язылган җырларын (“Сабантуй”, “Туган нигез”һ.б.) башкарды. 17нче хореография мәктәбе, 13нче сәнгать мәктәбе укучылары, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Әлбәттә, балалар шагыйре кичәсенең төп бизәге – аның шигырьләрен укучы балалар. Бу – бик табигый. Кичәдә Чаллының 29нчы, 52нче, 54нче, 2нче мәктәп укучыларының, 26нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышлары көчле алкышлар белән кабул ителде. Сәнгатьчә оста башкарылган, иң кадерлесе – саф татарча булган ул чыгышлар тагын бер кат әдәбиятыбызның зурлыгын да, мирасыбызны күз карасы кебек саклау зарурлыгын да искәртте. Рәшит Бәшәр үзе дә һәр чыгышында телебезне саклау мәсьәләсенә тукталмый калмый. Бу юлы да ул борчулары белән уртаклашты, укучылары белән хатлар алышуы, аларның уйлану-фикер йөртүләрен күреп сөенүен билгеләп үтте. Әдәбиятның асыл максатын да шунда күрүен әйтте: әдәбият уйландырырга тиеш, зәвыклы булырга, кеше күңелен баетырга тиеш.

Кичә “Туган тел”җыры белән тәмамланды. Балачак илендә дә, олылар дөньясында да иң кадерле сүзләр, уйлар, хисләр белән: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”. Ул сүзләрнең асыл мәгънәсе югалмасын өчен барлык сәләт-тырышлыгын куйган Рәшит ага Бәшәргә сәламәтлек, иҗади куасенең саекмавын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев