Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Алдымда ак кәгазь язарга чакыра...»

Чаллының 52нче мәктәбендә шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе узды.

Бәйрәмчә бизәлгән залга укучылар, каләмдәшләре, китапханәчеләр җыелган иде. Әлеге мәктәптә укытучы булып эшләүче шагыйрә – өч китап авторы, халыкара «Белла» әдәби премиясе лауреаты. «Мин бәхетне күрәм!» дип аталган беренче китабы ул 11нче сыйныфта укыганда дөнья күрә. Яшь кызның талантына игътибар иткән Рәдиф Гаташ шундый сюрприз ясый. 

«Укучы Лилия»нең әлеге бүләкне алу күренеше  бик матур итеп балалар тарафыннан сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Укучылар (алар арасында безнең газетабызга актив язучы кызларыбыз да бар иде) Лилия Гыйбадуллинаның шигырьләрен укыды, җыр-бию аша шагыйрәнең иҗат дөньясын ачарга омтылды.

1нче сыйныф укучысы Ильяс әнисенең  «Яратам сине, Чаллы!» шигырен укып сокландырды.Очрашуга килгән якташлары – Актаныштан булган каләмдәшләре дәаның үзенчәлекле шигъриятенә зур бәя бирделәр. Мирһади Разов кабатланмас образлар, метафоралар остасы буларак бәяләде. Әлфия Ситдыйкова яшь шагыйрәдән иң беренче тапкыр интервью алган булган.

Айгөл Әхмәтгалиева укучыларга мөрәҗәгать итеп, «сез әле еллар узгач, ул безнең укытучыбыз иде, дип горурланырсыз, аның кечкенә генә «Кайту» китабында да биш-алты томлык китапларга торырлык тормыш фәлсәфәсе бар» дип билгеләп үтте. Шагыйрә үзе дә шигырьләрен укыды һәм көчле алкышларга лаек булды. Кичәне оештырган китапханәче  Илфания Нуретдинова  бу юлы да үз эшенең остасы булуын күрсәтте.


Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев