Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

5 кашык законы – дөрес туклануның бер кагыйдәсе

Ничек уйлыйсыз, бер утыруда 5 кашык кына ризык ашау җитәрлекме ул?

5 кашык диетасы аз-азлап еш ашау дигән сүз.

Бу яшәү рәвешен үзгәртми генә туклануын һәм гәүдә формасын тәртипкә китерергә теләүчеләргә килешә торган ашау рәвеше.

 

Бу рәвешле тукланганда тамак бик каты ачмый, сузылган ашказаны үз хәленә кайта, кандагы глюкоза нормальләшә, файдалы матдәләр җиңелрәк үзләштерелә.

 

Кагыйдәләре:

  1. Һәрбер ашау вакытында тәлинкәгә 5 кашык ризык салу.
  2. Һәр 3 сәгать саен ашау.
  3. Әгәр дә алдагы кагыйдәләр үтәлсә, төнгә каршы да ашарга мөмкин.
  4. Менюны теләгән продуктлардан төзергә була.
  5. Газлы эчемлекләрдән, соус-маринадлардан, артык тозлы, ачы, борычлы ризыклардан тыелып тору мәслихәт.

5 кашык –ул күпме, әзме?

 

Калаклар төрле була. Мәсәлән, АКШтагы калаклар 15 мл-лы, Россиядә — 18 мл-лы, ә Австралиядә хәтта 20 мл-лылары да бар!

Димәк, калак ул ориентир гына булып тора. Чынлыкта, бер ашаганда 150-200 гр. ризык ашалырга тиеш. Кайберәүләр, мәсәлән, танылган табиб Елена Малышева да, бер ашаганда кырлы стаканга сыярлык күләмдә ашарга кирәк дип саный.

 

 

Бу законның максаты да бит – аңлы рәвештә чамалап ашарга өйрәнү.

 

Бу язмага кагылышлы сораштыруда катнашыгыз.

Интернет материаллары кулланып Ләйлә Мирзаһитова әзерләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев