Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Улым ГТА уйнарга тели

Беркөнне 6 яшьлек улым балалар бакчасыннан кайтты да: «Әни, минем дусларым ГТА уены уйный, әйдә без дә компьютерга урнаштырыйк әле» дип сорады.

Психолог сүзе

Шуннан мин бу ниндирәк уен икән соң дип интернеттан эзли башладым һәм менә нәрсәләр белдем.

Уенның исеме Grand Theft Auto - «большая автомобильная кража» дип тәрҗемә ителә.

Монда уенчы җинаятьче ролен башкара, машиналар урлау яки банклар талау кебек төрле биремнәр һәм миссияләр үти. Уен шактый кансызлыгы белән аерылып тора.

Әлбәттә, хәрби уенчыклар элек тә бар иде, тик соңгы елларда уеннар да, уенчыклар да бик нык үзгәрде. Соңгы вакытта психологлар һәм социологлар да агрессив компьютер уеннарының зыяны турында еш сөйли.

 

Галимнәр фикеренчә, психикасы «өлгергән » олы кешенең компьютер уеннары уйнавыннан зыян юк. Әмма агрессив компьютер уеннары дөньяга карашлары әле формалаша гына башлаган балалар һәм яшүсмерләрнең  әхлакый ориентирларын үзгәртергә мөмкин.

 

Нәтиҗәдә, уен барышында җәзасыз калган җинаятьче  ролен башкаручы бала моңа норма итеп карый башлый.

 

Мәсәлән, Американың Джорджия штатында автомобильләр яндырган өч яшүсмер тоткарланган. Алар без моны Grand Theft Auto уенында күрдек, дип белдергәннәр.

 

Шуларны укыгач, мин улыма интернетта тынычрак уеннар да уйнарга мөмкин икәнлеген аңлаттым. Әйтик, шул ук шашка, шахмат яки морской бой уеннарын да дөньяның теләсә кайсы почмагындагы кеше белән онлайн уйнап була хәзер. Иң мөһиме - уен баланың физик сәламәтлегенә һәм психикасына зыян салмаслык булырга тиеш.

 

Grand Theft Auto  - Британиянең Rockstar North компаниясе уйлап тапкан һәм ясый торган компьютер уеннары сериясе.

Уеннарны чыгару белән Rockstar Games компаниясе шөгыльләнә. Сериянең беренче уены 1997 елда чыккан.

Сериядә 11 уен бар.

Тәрбия сәгате

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гта Grand Theft Auto компьтер уеннары компьютер уеннарының зыяны