Уеннан уймак...
Бер хәл булды бит әле. Иптәш малайның сеңлесе, телефонда уйнап, 17 мең акча картадан түләгән.
Бер хәл булды бит әле. Иптәш малайның сеңлесе, телефонда уйнап, 17 мең акча картадан түләгән. Ниндидер бонуслар өчен. Ничек башы эшләгән, 2нче сыйныфны гына бетерде әле. Әнисе аңа балалар картасы ясаткан булган. Ул карта өйдә генә торган. Туган көннәргә, хәергә, кесәлек биргән акчалары шунда җыелып барган. Алар бер мизгел эчендә юкка чыккан.
Дустым шок хәлендә, дөресен генә әйткәндә. Син бит «Көмеш кыңгырау» хәбәрчесе, бу турыда газетага яз, башкалар да белеп торсын, ялгыш шулай эшли күрмәсеннәр, ди.
Д.Г.
Хәбәрчеләребез фикерләре:
Мин дә уйныйм, әмма уеннарга «донатить» итмим дә, итәсем дә килми. Дин буенча да ул хәрәм акча тотуга керә. Шуңа күрә безнең гаиләдә әтиебез телефонга «Ата-ана контроле» куя. Анда вакытны да, кушымталарга керүне дә көйләп була.
Зөфәр.
Мин уйныйм, ләкин акча салырга кирәкмәгәнен беләм.
Ильяс.
Кечкенәрәк чакта телефонда уеннар популярлык ала башлаган иде. Ул чакта минем вакытым да булмады, сыйныфташларым, дусларым уйнады. Хәзер дә сирәк уйныйм, телефонда интернет тотмаса гына. Ике энем бар, икесе дә уеннар уйный, чүттән генә шундый хәлгә очрамый калган булды.
Ләйлә.
Әти-әниләргә балаларының нәрсә уйнаганын карарга кирәктер. Алай эшләргә ярамаганын белмәгән инде. Олылар яхшылап аңлатырга тиешләр. Бала үзе дә аңламайча берәр әйбер сатып алырга мөмкин. Бу хатадан соң әлеге малай киләчәктә алай эшләмәс инде. Сабак булгандыр. Минем дус малай да бәләкәй чакта әнисенең картасын алып түләгән.
Камил.
Адәм баласын тормыш шулай өйрәтеп тора инде.
Фирүзә.
Психолог киңәше:
Компьютер – альтернатив дөнья түгел ул, тормышыбызның бер өлеше генә. Уен чынбарлыкны алыштыра күрмәсен берүк. Үзеңә һәм иң якын кешеләреңә зыян салмасын. Мондый күңел ачу чараларыннан башка да яши аласың син.
Аз вакытка булса да, компьютер уеннарыннан баш тартырга кирәк. Бөтенләй баш тартып булса, әлбәттә, тагын да яхшырак.
Компьютерга бәйле булмаган бик шәп шөгыльләрең бар бит: спорт, сәнгать, иҗат, волонтерлык...
Әйтик, дусларыгыз белән волейбол уйнарга җыелышыгыз. Якыннарыгыз белән табигатькә чыгып керегез! Виртуаль дөньяга керү теләге дә калмаячак.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев