Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Тәрбиягә... вакыт кирәкми

«Балалар үскән саен тыңламый башлый икән. Аңлатасың-аңлатасың, файда  юк.

Югыйсә, гел яхшылыкка өйрәттек һәм өйрәтәбез бит инде. Шуңа күрә  бала төп тәрбияне гаиләдә ала дигән сүзләр белән килешмим мин. Менә  минекеләр башка тәртипсез балалар белән аралашканга гына бозыла...», - диде бер танышым. Бүгенге ата-аналар арасында бу рәвешле фикер йөртүчеләр аз түгел.

Бәлки, алар үзләренчә хаклыдыр да, тик бер сорау туа. Ни  өчен без берәр проблема туса, сәбәбен читтән эзлибез? Хәер, гаеп үзебездә түгелме икән, дип уйланучылар, эш-эш дип балаларны тәрбияләргә дә (!) вакыт булмады бит безнең, дип уфтанучылар да җитәрлек. Моның өстенә  әле күбебез «тәрбия эше - четерекле мәсьәлә ул» дигән фикерне сеңдереп  үскән. Шуңа да бу эш катлаулы булып тоела.

Ә ислам дине безне «авырайтмагыз, җиңеләйтегез», дип өйрәтә. Шул исәптән, тәрбия мәсьәләсендә. Асылына  төшенә алсаң, тәрбия - ул катлаулы да, вакыт сорый торган гамәл дә түгел  икән. Америка ачасы да юк, педагогларга да күптән мәгълүм: бала ул әти- әнисен «кабатлый», аларча булырга омтыла яки киптергеч кебек барысын да үзенә сеңдерә. Телибезме, теләмибезме, балаларыбыз бездән үрнәк, күп гамәлләрендә безне «өлге» итеп алачак.

Алар белән һәр сөйләшүебез,  нинди ният белән булса да, ул - тәрбия. Шулай ук үз-үзебезне тотышыбыз да. Мәсәлән, өйдәгеләр башкалар белән гадел, игелек эшләргә ашыга икән,  балага да «сеңә». Гаилә Аллаһ кушканнарны үтәп яши икән, тәпи йөри баш­лауга, бала да әти-әнисе янына басып намаз хәрәкәтләре ясый. Гаиләдәгеләр тәмәке тартуны, сүгенүне гөнаһ дип саный икән, ул да бу гамәлләрдән  ерак булырга тырыша. Барысы да гади генә. Бәлки шуңа да «балалар тәрбиялибез дип көч сарыф итмәгез, ә үзегезне тәрбияләгез, чөнки алар барыбер сезне кабатлаячак» дип әйтәләрдер.

«Һәр яхшы сүз - садака» дигән  хәдис тә бар. Димәк, яхшы, күркәм сүз сөйләвебез икеләтә файда китерә. Бердән, савап җыябыз, икенчедән, яхшылыгыбыз үзебезгә әйләнеп кайта.  Бигрәк тә тәрбия эшендә. Күркәмлек чәчсәк, күркәмлек урабыз дигән сүз...  Ә без, ни өчендер яхшы тәрбияне вакыт җитмәү сәбәпле бирә алмыйбыз,  дип уйлыйбыз. Бактың исә аңа вакыт кирәк түгел икән.

Ислам галимнәре  бала тәрбиясен якынча 4 этапка бүлә: 6 яшькә кадәр сабыйны иркәләп, назлап аның көенә «биергә» була.

6-12 яшькә кадәр өйрәтү һәм өйрәнү чоры.  Бала шәхес буларак формалаша, дини вазыйфаларны үтәргә өйрәнә.

12-18  яшькә кадәр балаң белән мөнәсәбәт энең яки сеңлең белән мөнәсәбәт кебек булырга тиеш.

18 яшьтә соң аңа ирек бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев