Тагын өй эшләре!
Менә тагын дәрес әзерләр вакытлар җитте.
Бер бик пунктуаль кеше иртәгәге көнгә план төзегәндә беренче пункт итеп: «Торырга!» дип язып куя торган булган. Монда да шулай ук – иң мөһиме – дәрес әзерләр өчен өстәл артына барып утырырга кирәк.
Кемдер эшкә тотынып алдыннан өстәл җыештырырга ярата – бу да күп очракта вакытны чигерү өчен генә эшләнә, диләр белгечләр. Шулай да, бөтен китап-дәфтәрләрне алдан ук өстәл өстенә әзерләп куярга онытма.
Иң мөһиме – дәрес әзерләргә әни әйткәнне көтмичә утырырга кирәк икән. Кемдер кушканны эшлисе дә килми бит әле ул, дөресен әйтик!
Инде башның ничек эшләве турында. Сәгать икедән соң акыл эшчәнлеге кими икән, 4-5ләрдә кире арта. Кичке 7-8ләрдә – тагын кискен төстә кими. Әйтик, син иртән 100 мәсьәлә чишә алсаң, кич белән шуның 70ен генә чишәчәксең. Шуңа күрә дәрес әзерләүне артык кичкә калдырган кеше – үз-үзенә дошман!
Инде берничә чиста практик киңәш. Битләрне салкын су белән юу башның талчыгуын киметә икән. Ә дәрес әзерләр алдыннан кулларны юарга, елмаерга һәм «Мин тарихны (математиканы, физиканы...) яратам», – дип әйтергә киңәш итә безгә психологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев