Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләре

17гыйнварда мәгърифәтче-галим, тарихчы, дин белгече Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел.

«Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы».
«Ачу килү изгелекләрне оныттыра».
«Ялган дус чын дошманнан зарарлырак».
«Дуслык кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр».«Тугрылык – максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы».

«Бу дөньядагы кайгылар, авырлыклар адәм балаларының имтихан бирүе».

«Сүзләрен, зарларын әйтергә телләре булмаган хайваннарны рәнҗетүдән аеруча сак булыгыз!»

«Йомшак сүзле булу – адәм баласы өчен бөек бер байлыктыр».

«Исерү – үз ихтыяры белән дивана булудыр».

«Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез».

«...гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас»

«Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын».

«Милләт никадәр хурлыкка төшсә дә вә никадәр зәгыйфь булса да, аны кимсетү, санга сукмау, инде бу кеше булмас, дип хөкем йөртү ярамый».

«Хатыннары тәртипле булган милләт – тәртипле милләт, хатыннары тәртипсез булган милләт – тәртипсез милләт...»

«Милләтегезгә гыйлем вә мәгърифәт таратыгыз, араларына дуслык вә мәхәббәт орлыклары чәчәгез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия