Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ни өчен балаларда олыларны хөрмәтләү югалды

Бу хакта психолог Алсу Фролова-Талибуллина фикерен тәкъдим итәбез.

Соңгы араларда балалар һәм олылар арасында булган мөнәсәбәтләрне күп күзәтәм һәм уйланам: «Нишләп соң балаларда олыларны хөрмәтләү дигән нәрсә югалды? Кая югалды ул?» Һәм Р.Фәхретдин язган тәрбия алымнары белән чагыштырып карыйм да, аңлыйм, «итәгать» дигән нәрсә юкка чыгып бара икән бит.

Итәгать ул - кечеләрнең олыларга буйсынулары, ләкин бу түбәнчелекле буйсыну түгел, ә хөрмәт белән буйсыну, олылар ягыннан исә бу балаларга карата кайгыртучанлык һәм җаваплылык. Шулай ук «иерархия» дигән сүз дә моңа туры килә. 
Олыларда тормыш тәҗрибәсе күбрәк, төрле ситуацияләрдә нәрсә эшләргә, нинди карар кабул итәргә икәнен алар яхшырак аңлыйлар, шунлыктан балаларга дөрес юлны күрсәтә алалар.

Ә проблема беләсезме нәрсәдә? Беренчедән, яшь әти-әниләр, үзләре тәрбияләнгәнчә, үз балаларын каты тәрбияләргә теләмиләр һәм балалар белән дусларча мөнәсәбәтләрне өстен куялар. Бу кайчакта яхшы, әммә һәрвакыт ана белән бала бертигез дәрәҗәдә булырга тиеш түгелләр. 
Икенчедән, «бөтен яхшы әйбер - балаларга» лозунгы астында әти-әниләргә балаларын үзләреннән өстен куярга чакыралар. 
Өченчедән, без үзебез балалардан куркабыз, аларны рәнҗетербез яки кимсетербез кебек тоела. 
Ә кайвакыт, үзебез дә психологик яктан олы кеше буларак өлгереп җитә алмыйбыз.
Ә психологлар фикеренчә, нәкъ менә иерархия бозылганга, балалар идарә итеп булмый торганга әйләнәләр, сүз тыңламыйлар, игътибарларын туплый алмыйлар. Чөнки баланың төп вазифасы – үсү һәм өйрәнү, ә тормышта яки әти-әниләр урынына карарлар кабул итү түгел (һәрхәлдә бәлигъ булганчы).

Иерархия һәм итәгать ул табигый әйберләр, үсемлекләр, хайваннар дөньясында да моны күзәтергә була. Янында үз-үзен хөрмәт итүче һәм аның өчен җаваплылык алырга, кайгыртучанлык күрсәтергә әзер булган олы кеше барында, бала үзен яклау астында хис итә, аның психикасы да нормаль һәм тигез үсеш ала, күндәмлеккә дә өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев