Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

«Матур ялган» буламыни?!

Уйлаганыгыз бармы: иң дәрәҗәле кеше кем ул? «Зур гыйлемнәр туплаган, олы ачышлар ясаган галим», - дисезме?

Әйе, бу зур дәрәҗә. Әмма моңа һәркем ирешә алмый. Ә һәркем ирешә алырдае нинди була соң аның?

Хезмәттәшем сөйләгән көндәлек тормыштагы шушы кечкенә генә бер очракта да әлеге сорауга җавап тоемлана сыман...

«Бер көнне Знче сыйныфта укучы кызым шаккатырды әле мине. Тәнәфес вакытында бик шукланып киткәннәр. Ручкаларын атышып уйнаганнар. «Бездән ике парта алда утыручы Гүзәлнең ручкасы партадашым Наиләнең сумкасы эченә үк килеп төште, - дип сөйләп китте кызым. - Наилә алып бирергә дип сумкасын актара башлаган иде, шулчак дәрескә кыңгырау шалтырады. Гүзәл: «Кирәк түгел. Үзеңә булсын, минем тагын бер ручкам бар», - диде дә партасына килеп утырды.

Ә укытучы сыйныфка килеп кергәч: «Апа, Наилә минем ручкамны алды да, бирми. Ул аның сумкасында», - диде. Без аптырап калдык».

 

Кызымны тыңлагач мин, әни кеше, үзем дә сүзсез калдым әле. Нәрсә әйтергә тиеш идем икән аңа? «Син андый булма. Кешеләрне алдама. Ялганларга ярамый», - дипме? Бала күңеленә «ялган - яман эш» икәнен нинди тәэсирле сүзләр әйтеп сеңдерим соң?»

 Ата-ана булу вазыйфасының шундый катлаулы яклары да бар шул. Баласына дини тәрбия бирүче әти-әнигә җиңелрәк. Чөнки ул шунда ук ялганның зур гөнаһ, хәрам эш булуын аңлата башлаячак. Иманлы бала үзе дә кешеләрне алдап булса да, Аллаһны беркайчан да һәм берничек тә алдап булмаганны белеп үсә, тугры булырга тырыша. Бер уйласаң, тугры, ышанычлы кеше булу өчен зур гыйлемнәр туплап, олы ачышлар ясап торасы юк, аның кагыйдәсе бик гади: сүз бирсәң - сүзеңдә тор, вәгъдә итсәң - үтә.

Бу эшне теләгән һәркем булдыра ала бит. Әле бу мактаулы эшне, дәрәҗәне, дип тә әйтергә кирәк. Ул чынлап та зур дәрәҗә, чөнки тугрылык хакында «ул пәйгамбәрләр сыйфаты» диләр.

Балага динебездә ялганларга рөхсәт ителгән очраклар булуын да әйтегез. Шуларның берсе, ачуланышкан ике кешенең арасын төзәтү, дуслаштырып җибәрү өчен. Моны үпкәләшкән ике дустын килештерер өчен балагыз үзе дә куллана ала. «Матур ялган» дип атагыз сез аны. Ниндидер сәбәп белән иптәшләре үзара сөйләшми башлаган икән, сиздермичә генә бер-берсенә «ул синең хакта шундый, шундый яхшы сүзләр, фикерләр әйтте» дип алдашу рөхсәт ителә.

Гаилә һәм мәктәп календареннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Обман во благо, яки добрыми делами вымощена Дорога в ад