Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Мария Монтессоридан 19 киңәш

Аларны төгәл үтәгәндә бик күп катлаулы хәлләрне булдырмый калырга мөмкин.

ХХ гасырның дүрт педагогы гына тәрбияләү сис­темасында революция ясый алды дип санала. Алар – америкалы Джон Дьюи, немец Георг Кершенштейнер, итальянлы Мария Монтессори һәм совет педагогы Антон Макаренко.
Мария Монтессори – Италия табибы, педагог, галим, философ. Ул ата-аналар өчен кыска гына киңәш-искәрмәләр төзегән. Алар гади, ләкин, һәркайсын тирәнтен уйлап карасаң, ул берничә сүз белән әйтеп бирелгән күптомлы зирәклек. Ата-аналарга шушы исемлекне елына бер тапкыр булса да укып чыгарга тәкъдим итәбез, шул вакытта балаларыгыз белән уртак тел табып, аңлашып, бәхетле яшәрсез.

1. Балаларны тирә-як мохит тәрбияли.

2. Баланы еш тәнкыйть­ләсәң – ул гаепләргә өйрәнә.

3. Баланы еш мак­та­саң – ул бәяләргә өйрәнә.

4. Балага дошманлык күрсәтсәң – ул сугышырга өйрәнә.

5. Бала белән гадел булсагыз – ул гаделлеккә өйрәнә.

6. Баладан еш көлсәләр – ул юашлыкка өйрәнә.

7. Бала хәвефсезлек хисе белән яшәсә – ул ышанырга өйрәнә.

8. Баланы еш мыскыл итсәләр – ул үзен гаепле тоя.

9. Баланы еш хупласалар – ул үз-үзенә яхшы карашта булырга өйрәнә.

10. Балага карата каты күңелле булмасагыз – ул сабыр булырга өйрәнер.

11. Балагызны еш дәрт­ләндереп торсагыз – ул үз-үзенә ышанучан була.

12. Әгәр дә бала дуслык атмосферасында яшәп, үзен кирәкле дип тойса – ул бу дөньяда мәхәббәт табарга өйрәнә.

13. Бала турында начар сөйләмәгез – үзе янында да, үзе булмаганда да.

14. Балагызның яхшы якларын үстерергә өйрәне­гез, нәтиҗәдә, яманлыкка урын калмас.

15. Сезгә мөрәҗәгать иткән баланы һәрвакыт тыңлагыз һәм җавап кайтарыгыз.

16. Ялгышкан баланы хөрмәт итегез, ул үз ялгышын хәзер яисә соңрак төзәтер.

17. Эзләнүдә булган балага ярдәм кулы сузарга әзер торыгыз, ә үзен тапкан балага комачауламагыз.

18. Элек үзләштер­мә­гәнне үзләштерергә ярдәм итегез. Моны тирә-ягыгызны кайгыртучанлык, сабырлык, тынычлык һәм мәхәббә­тегез белән тутырып хәл итегез.

19. Балагыз белән мөгамәләдә булганда иң яхшы алымнарны кулланыгыз – үзегездә булган яхшылыкның, уңай сый­фат­ларның иң яхшысын аңа бирегез.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Чыганак: https://kiziltan.ru/trbiya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев