Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Хоббиның да хикмәте бар

Кайбер әти-әниләр баласы ни белән дә булса мавыга башласа, куркуга кала: сәерлек галәмәте түгелме бу?

Хоббиның да хикмәте бар

Яшерен-батырын түгел, һәрберебезнең буш вакытта күңел өчен башкарган шөгыле бар. Берәү балачактан магнит җыя, икенчеләр кактуслар үстерә, өченчеләр спорт уенчыклары туплый... Кайбер әти-әниләр баласы ни белән дә булса мавыга башласа, куркуга кала: сәерлек галәмәте түгелме бу? Психологлар исә, баланың хоббиларына сөенергә генә кирәк, ди. Чынлыкта теге яки бу кызыксыну кешегә үз-үзен табарга, әйләнә-тирә белән гармониядә яшәргә ярдәм итә. Борчу һәм күңел төшенкелеге белән көрәшкәндә дә ул менә дигән чара. Мәсәлән, бәйләргә, тегәргә, маркалар җыярга яратучыларның сирәк очракта гына нерв системасы какшый икән, алар сабыррак. Әгәр яраткан шөгыль төп эшчәнлеккә дә әйләнсә, уңыш елмаясын көт тә тор! Чөнки психологик яктан караганда, үзең теләп башкарган эштә уңышка ирешү мөмкинлекләре бермә-бер арта.Тегү, бәйләү, фотога төшерү, агачтан йорт җиһазлары һәм декоратив альбомнар ясау кебек өстәмә шөгыльләрен төп эшкә әверелдерүчеләр байтак бит. Балалар исә үзләре нинди дә булса мавыгуны сайлый алмаска да мөмкин.

Димәк, бу очракта әти-әниләре булышырга тиеш. Бергәләп эзләнегез, әмма үз фикерегезне көчләп такмагыз. Баланың холкына карап та кайбер шөгыльләр тәкъдим итәргә була.

Холериклар - хәрәкәтчән, энергияле балалар. Алар кызыклы уеннар һәм спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк. Энергияләрен шуклыкка гына түгел, файдалы юнәлешкә җибәрергә мөмкин.

Сангвиниклар - бер уенчык белән бер көннән дә артык уйнамый торган күпкырлы балалар. Алар берьюлы берничә төрле шөгыльгә алына ала, шуңа күрә сайланудан курыкмагыз, ахыр чиктә бала барыбер үз дигәнен табар, сабырлык кына кирәк.

Меланхоликлар - хисчән һәм нечкә күңелле шәхесләр. Әти-әниләре белән кул эшләрен башкарудан рәхәтлек алырлар. Мисал өчен, аппликацияләр, пластилиннан эшләнмәләр, сыерчык оялары ясау. Шау-шулы, кеше күп булган түгәрәкләргә йөрү меланхоликлар өчен авыр. Шуңа күрә спортның да тынычрак төрен сайларга тырышыгыз.

Флегматикларда исә фәнгә тартылу көчле. Аларга дөнья, әйләнә-тирә бик кызыклы, шуңы күрә буягыч китаплар алганда да гадине түгел, ә тематика­лыны сайларга мөмкин.

 

 «Нәрсәгә кирәк бу сиңа?» - димәгез»

 

Хоббига карап кына кешенең холкы турында сөйләшү дөреслеккә туры килеп бетми. Кешенең үз-үзен тотышы белән аның эчке дөньясы тәңгәл бул­маска мөмкин.

Бала үзенә хобби тапса, сөенергә генә кирәк. Чөнки бер өлкә белән ныклап кызыксынган кешегә үзен башка яктан да ачу җиңелрәк. Әти-әниләр дә ба-ланың хоббие белән кызыксынырга тиеш. «Нәрсәгә кирәк бу сиңа?» - дип әйтергә ярамый. Бу очракта балада ни белән булса да шөгыльләнү теләге бөтенләй сүрелергә мөмкин.

Әйбер коллекцияләү этабын һәр кеше диярлек үз балачагында уза. Монда бернинди дә начарлык юк. Өйдә кысанрак булып, балагызның коллекциясе урынны күп алуы гына уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Тик бу очракта аңа үзенә бер почмак бүлеп бирегез. Бала өчен иң мөһиме - аны аңлаулары.

Татына Бәширова, психолог.

Чыганак: 2015-2016 уку елына “Гаилә һәм мәктәп календаре”

                                                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Файдалы мәгълүмат.