Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Хикмәт нидә?

Безнең халыкта борынгыдан "Хикмәт" дигән төшенчә булган, әкиятләрдә дә Зирәк карт образлары күп очрый, менә шул "Хикмәт" белән "Зирәклек" инде ул психология.

Бүгенге көндә психологиянең нинди генә агымнары юк. Берничә ел психологияне өйрәнгәннән соң үзебезнең Риза Фәхретдин хезмәтләренә кире әйләнеп кайттым, дип белдерә психолог Алсу Фролова (Талибуллина). Риза Фәхретдин китапларында Европа һәм Америка психологлары эзләгән хакыйкатьләр инде күптән язылган, ди ул.

Мәсәлән, кешенең үзенә карата булган вазифалары:
- үзен рухи яктан үстерү, 
- начар уйлардан саклану, 
- башкалар хакында ямьсез фикер йөртүдән тыелу.

Позитив психология дә, рухи яктан үсеш тә хәзер бик популяр, аларга бик күп китаплар һәм тренинглар багышлана. Ә нәкъ шуны ук өйрәтә торган Риза Фәхретдин китаплары киштәләрдә тузанланып яталар. 

Безнең халыкта борынгыдан "Хикмәт" дигән төшенчә булган, әкиятләрдә дә Зирәк карт образлары күп очрый, менә шул "Хикмәт" белән "Зирәклек" инде ул психология.


Әлеге цитатаны гына карагыз әле, күпме мәгънә бар анда!

"Бозык сүз ишетү, акылга бозыклык китерә".

Күптән түгел Япон галимәре шундый ачыш та ясаган бит, суга төрле сүзләр әйтеп аның молекулаларының ничек үзгәрүен күзәткәннәр, нәтиҗәдә начар, бозык сүз "ишеткән" су молекулалары ямьсез формага кергән. Бу хикмәт түгелме?



Психолог Алсу Фролова (Талибуллина)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрес

    Теги: тәрбия