Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Әдәплелек кагыйдәләре

Кеше белән исәнләшүнең берничә төре бар: баш кагып, кул болгап, кул  кысып, эндәшеп, кочаклашып күрешү...Танышыңны кайда очратуыңа бәйле  рәвештә, исәнләшүнең кулай төрен сайларга кирәк. Мәсәлән, транспортта  баш кагу, кул болгау хәерлерәк.

*Кеше белән исәнләшүнең берничә төре бар: баш кагып, кул болгап, кул   кысып, эндәшеп, кочаклашып күрешү...Танышыңны кайда очратуыңа бәйле  рәвештә, исәнләшүнең кулай төрен сайларга кирәк. Мәсәлән, транспортта  баш кагу, кул болгау хәерлерәк.

*Берәр җиргә кергәч, иң беренче булып һәрвакыт керүче исәнләшә.

*Танышкан вакытта башта олы кеше - кечегә, хатын-кыз - ир-атка, җитәкче  - хезмәткәргә кулын бирергә, ягъни үзе белән таныштырырга тиеш.  

*Баскычтан беренче булып ир кеше, аның артыннан хатын-кыз төшә.

*Кинога яки театрга соңга калган очракта залдан үз урыныңны эзләп йөрү  килешми. Якындагы буш урынга утырырга кирәк.

*Бүләк алган кеше бүләкне шунда ук ачып карарга һәм рәхмәт әйтергә тиеш.

*Тәлинкәнең уң ягына үткен ягын тәлинкәгә каратып пычак, кашык, ә сул   ягына чәнечке куела.

*Виноградны берәмтекләп, алманы пычак белән чистартып, вак кисәкләргә  бүлгәләп, әфлисунны шулай ук кисәкләргә бүлеп ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев