Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Балагыз артык шук булса

Балагызның үз-үзен тотышы белән канәгать түгелсез икән, хисләрегезне тышка бәреп чыгарырга, тавышыгызны күтәрергә ашыкмагыз, аны тирәнтенрәк аңларга тырышыгыз.

 


Янаулардан, баланы түбәнсетүләрдән качыгыз. “Ярамый”, “тукта” дигән сүзләрне сирәгрәк кулланыгыз. Иң яхшысы – баланың игътибарын файдалы эшкә, уенга юнәлтү.

Мөмкинлек бар икән, өйдә баланың үз бүлмәсен яки почмагын булдырыгыз. Анда артык якты төсләрдән качыгыз. Өстәлдә баланың игътибарын читкә юнәлтә торган бернинди әйбер булмасын.

Өйдә тыныч атмосфера тудырырга, төгәл режим булдырырга кирәк. Баланың нерв системасы шуңа күнегәчәк. Аңа өйдәге эшләрне дә йөкләтегез һәм үтәвен контрольдә тотыгыз, әмма артык каты булырга кирәкми. Балагызны уңышлары өчен ешрак мактагыз, хәтта алар сез көткәннән кайтышрак булса да.

Шук балагызны яратыгыз, мәктәптәге авырлыкларны җи-ңәргә булышыгыз. Үсмерлек чорына күпчелегенең гиперактивлыгы кими. Иң мөһиме – бу чорга алар тискәре хисләр һәм үзләре турында начар фикерләр белән килмәсен.

https://kiziltan.ru/poleznoe/14952-balagyz-artyk-shuk-bulsa.html
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев