Реклама
Психолог, педагог, публицист Людмила Петрановская фикере:
«Балачактан кыенлыклар белән чыныгып үскән балалар киләчәк тормышларында авырлыкларны җиңел үтәчәк дип уйлыйбыз. ⠀
Бу алай түгел!⠀
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тыныч, кайгы-хәсрәтсез гаиләдә үскән, бәхетле балачагы булган балалар – олы тормышта кыенлыкларны иң җиңел үтүчеләр.
Чөнки аларның психикалары таушалмаган, нык, стресслы ситуацияләрдә алар тапкырлык һәм яраклашу сәләтен саклап кала.⠀
Андый кешеләр кирәк булганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр һәм авырлык килгәндә үз-үзләрен юатырга сәләтле булалар.»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз