Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ничек итеп рәссам үстерергә?

Язучы Сесиль Лупан яшь ярымлык вакытта ук баланы рәсем сәнгате белән таныштыра башларга киңәш итә.

Берничә рәсем тотып, балага аларның исемнәрен, кем ясавын әйтеп, санаулы секундлар эчендә күрсәтеп алырга кирәк. Сабый төсләр чагылышын сиземләргә һәм рәсемнәр карауның мавыктыргыч шөгыль икәненә төшенергә тиеш.

Әгәр мөмкинлегегез бар икән, сабыйга рәсем ясау өчен аерым урын әзерләп бирегез. Күп төрле карандаш, фломастер, буяулар сатып алыгыз. Баланы чиста, пөхтә итеп ясарга, эш тәмамлангач, артыннан җыеп алырга өйрәтегез. Дәресләрне көндез үткәрү әйбәтрәк санала, вакыты 20-30 минуттан артмасын.

Баланы мәҗбүриләргә ярамый. Әгәр аның кәефе юк икән, эшне башка вакытка калдырып торыгыз.

Рәсемнәре ошамаса да, сабыйны өйрәтергә яки ачуланырга ашыкмагыз. Кечкенә рәссамны дәртләндереп җибәрегез, ешрак мактагыз, бер эшен дә игътибарсыз калдырмагыз. Рәсемнәрен җыеп барыгыз, дусларыгызга, әби-бабайларына күрсәтегез. Балада үз иҗаты белән горурлану хисе туарга тиеш.

Бала белән сәнгать галереяләренә, музейларга йөрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев