Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Акыллы ата-ана кагыйдәләре

Балаң синең кебек булыр яки син күрергә теләгәнчә булыр дип уйлама. Аңа үзең кебек түгел, ҮЗЕ кебек булырга ярдәм ит!

Бала нәкъ синең кебек үк кеше түгел.

Балаң синең кебек булыр яки син күрергә теләгәнчә булыр дип уйлама. Аңа үзең кебек түгел, ҮЗЕ кебек булырга ярдәм ит!

Әлбәттә, күп кеше бу фикер белән килешә, ләкин шулай эшләми генә. Күбесе бала ул – ак кәгазь бите, аңа нәрсә язсаң да була дип саный. Шуңа күрә бик интенсив рәвештә баланы «тәрбияләргә» керешә. Бу тәрбия нидән гыйбарәт дисезме? Без балага стереотиплар өябез. Ә бала сез әйткәннәрнең «бик файдалы» булуын һич төшенергә теләми. Халыкта моны «савыт-саба юар өчен кызлы булды», «бурычларын түләр өчен уллы булды» диләр.

«Форрест Гамп» фильмында шундый диалог бар.

– Форрест, үскәч син кем булачаксың?

– Ә үзем булып кына калсам ярамыймы?

Балаларның проблемаларына өстән карама!

Тормыштагы кыенлыклар һәркемгә бирелә, һәм бу тормышта балаларга сезгә караганда һич кенә дә җиңелрәк түгел. Хәтта авыррак та булырга мөмкин, чөнки аның тәҗрибәсе күпкә азрак.

Балаларның проблемаларына вак-төяккә караган кебек карамагыз.

«Болар бар да юк-бар борчулар, исең киткән икән, Бэтманның башы төшкән! Әнә Япониядә цунами, Кытай бөтенесен узарга маташа, менә болар проблема ичмасам. Ә син Бэтман дисең!». Елап килгән балага шулай дисәгез, бу – сезнең тәрбиясезлек күрсәткече булачак. Бала өчен вак-төяк юк, ул барысын да чын  күңеленнән кичерә.

 

Түбәнсетмә!

Әгәр дә сез баланы кимсеткәннән соң, ул үзгәрер дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Бала сездән курка башлаячак, һәм нәрсә дә булса эшләүдән дә куркачак. Нәтиҗәдә ул инициативасыз, йомшак холыклы булып үсәчәк.

Тәнкыйтьләгәнче, баланың уңай сыйфатларын күбрәк билгеләгез, мактагыз! Бу – аның үз-үзенә ышанычын арттырачак.

 

Баланың кем буласын белмисез...

Кеше өчен иң зур очрашу – баласы белән очрашу. Ата-ананың бурычы – аралашуны үзара күперләр булырлык итеп көйләү, балага кызыклы булырлык нәрсәләр белән кызыксыну, аңа булышу. Әгәр дә бала нинди дә булса тема белән кызыксынып китә икән, (мәсәлән, самолетлар модельләштерү белән) моның өчен аны мактау гына җитми, ә бу турыда китаплар сатып алырга, түгәрәккә яздырырга (һ.б.) кирәк. Бәлки, күпмедер вакыттан соң аңа бу шөгыль ошамый башлар – борчылмагыз, күнекмәләре барыбер калачак. Бала дөньяны өйрәнүен дәвам итә.

Сатья Дасның «Нескучная детская психология» китабыннан.

Лилия Фәттахова тәрҗемәсе.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев