Яшүсмерләр косметикасы: чаманы онытмыйбыз!
Әти-әниләребез: «Сез әле яшь, болай да матур» дип тукып торса да, аз-маз косметика кулланмаган кызлар сирәктер. Шулай да, чаманы онытмыйк!
Иң беренче косметика зурлар белән берлектә (әни, апа) сайланса әйбәт.
Бизәнү әйберләре бит тиресе белән бәйле проблемаларга (майлы бит, бетчәләр, кара төрткеләр) карап сайлана. Беренче чиратта яшүсмерләр өчен яхшы дип саналган косметика маркалары карала.
Косметиканың составына да игътибар итәргә кирәк.Ул табигый һәм минераль элементлардан торса яхшы. Бу очракта аллергия сирәк була.
Яшүсмерләр өчен косметика берничә генә булса да җитә: юыну өчен лосьон, скраб һәм крем.
Декоратив продукция артык күзгә бәрелердәй булмаска тиеш. Яшьлекнең үз матурлыгын күрсәтүче тыйнак төсләргә өстенлек бирергә кирәк. Ирен буявы, сөрмә, тушьларны сайлаганда да бу төп критерий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев