Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Матурлык серләре

Кызларның һәрвакытта да матур буласы килә бит инде. Бу – табигый күренеш. Яшүсмерләр өчен бигрәк тә. Әмма моның өчен әллә ни эшлисе дә түгел.

Бары тик гүзәллегеңне бераз гына ассызыкларга кирәк. Әйтик, йөзләрең алсуланып торсын өчен аз гына кершән сөртсәң, иреннәреңне бәлзәм белән йомшартып, керфекләреңне кабартып җибәрсәң – син инде иң матуры булачаксың. Тик бизәнү-ясану әйберләре белән артык мавыгу – биткә калын итеп крем сылау, кершән сөртү кирәкми, югыйсә йөзеңне «картайтып» җибәрүең бар. Күпләр иреннәрне күпертү, линза ярдәмендә күз төсләрен үзгәртү турында хыяллана – дөресен әйткәндә, болар барысы да артык.  

Чиста-пөхтә бул

Матур булу, кешедә уңай фикер тудыру өчен исә бөтенләй башка нәрсәләр кирәк. Беренче чиратта:

– Пөхтә, үтүкләнгән өс киеме, чиста аяк киеме. Киемгә карап каршы алалар, диләр бит. Килешле, стильле, шул ук вакытта уңайлы кием – уңышның яртысы дигән сүз.

– Юылган һәм пөхтә итеп җыелган чәчләр. Имидж да мөһим урын алып тора. Үзеңә килешле образ сайла яки чәчтарашханәгә барып, остаздан киңәш сора. Ул яшеңә, йөз төзелешеңә һәм теләкләреңә карап сиңа туры килердәй прическа уйлап табарга булышыр. 

– Каралган тырнаклар һәм чиста куллар. Сөйләгән вакытта без куллар белән нидер күрсәтергә, аңлатырга тырышабыз. Менә шул вакытта күренә дә инде тырнакларның бүгенге торышы.

– Зифа буй-сын. Шуны онытма: төз гәүдә, зифа буй-сын һәрвакыт модада. Моның өчен дөрес тукланырга, спорт залына йөрергә, үз-үзеңне карарга кирәк.

– Тәмле хушбуй. Хушбуй исе образыңны тагын да тулыландырып, яхшыртып җибәрер, үзеңдә ышаныч арттырыр.

– Үз-үзеңне тотышың. Монысы – иң мөһиме. Нинди генә ситуациядә дә үзеңне контрольдә тот, дөрес һәм төгәл җавап бирергә, башкалар белән конфликтка кермәскә тырыш. Юкса, кешеләрдә тискәре эмоцияләр тудыруың бик тиз.

Елмаеп кына тор

Бу яшьтә тышкы матурлык кына түгел, ә эчке матурлык та зур роль уйный. Эчке матурлык нәрсә соң ул, диярсез. Беренче чиратта, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу. Безне яхшы кәеф тә матур итә икән. Тирә-юньдәгеләргә позитив өләшкән, яхшы яңалыклары белән бүлешкән, елмаеп кына торган кешеләр һәркемгә ошый. Лайфхак: әгәр тормышыңда бераз авырлыклар сизәсең икән, көндәлек алып бара башла. Бүгенге көнеңне матур иткән, уңай эмоцияләр булдырган яхшы яңалыкларыңны, көн дәвамында булган биш (ким дигәндә) күңелле вакыйганы язып бар. Менә күрерсең, озакламый тормышыңның матур мизгелләргә бай булуын аңларсың!

Үзеңне ярат, диләр психологлар. Моны эгоизм дип уйларга кирәкми. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итү турында сүз. Җитешсезлекләреңне киметергә, уңай сыйфатларыңны тагын да артырырга омтыл. Лайфхак: дәфтәр битен икегә бөклә дә уңай һәм тискәре сыйфатларыңны язып чык. Көн саен үзеңә ошаган сыйфатларыңны өсти бара, ә ошамаганнарын киметә аласың.

Белемеңне арттыр

Мәктәптә укылган фәннәрдән тыш, башка кызыклы мәгълүматлар тупларга була. Мәсәлән, кызыклы китаплар уку, фильмнар карау, төрле илләргә сәяхәт итү, рәсем ясау яки тарих белән кызыксыну –  шәхесне тагын да кызыклырак итә. Мондый кеше белән теләсә-нинди темага сөйләшергә була бит!

Гөлинә Гусамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев