Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Калфак кия татар кызлары...

Калфак тегү буенча Фирүзә Ибраһимовадан мастер-класс.

Калфак - татарларда киң таралган хатын-кыз баш киеме. Мин үземнең милләтемне күрсәтеп йөрергә яратам. Шуңа күрә бер бәйгедә катнашырга кирәк булгач, мин иң беренче калфагымны тектем. Тегү ысуллары күп, мин иң җиңеле белән бүлешәм. 

Кирәк булачак: 
•Уртача калынлыкта фетр
•Үзебез теләгән төстә тукыма
•Тегү кирәк-яраклары (җеп, энә, кайчы)
•Декортатив ташлар яисә махсус бизәгечләр
•Җилем (суперклей)
  Фетрдан үзебезгә кирәк зурлыкта түгәрәк кисәбез. Түгәрәкне әйләндереп алырга җитәрлек тасма кисәбез. Тасма белән түгәрәкне бер-берсенә тегеп чыгабыз. Килеп чыккан форманың кире ягын әйләндерәбез. Калфакның өстен капларлык тукыма кисеп алабыз. Тукыманы форма өстенә тегеп чыгабыз. Артык кисәкләрен кисеп ташлыйбыз. Калфакны әйләндереп алырга җитәрлек тасма кисәбез. Тасманы икегә бөкләп, энә белән эләктереп чыгабыз. Тасманы тегеп чыгабыз. Аскы өлештә калган тукыманы эчкә бөкләп тегәбез. Калфакны бизибез. Монда фантазияга ирек бирергә кирәк. 
Котлыйм! Сез дә хәзер калфак тегә беләсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев