Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Cин нинди дус? (тест)

Җәй – дуслар табу өчен иң уңайлы вакыт. Әбиләргә кунакка кайткач та рәхәтләнеп дуслашырга була малайлар-кызлар белән, җәйге ял лагерьларында да. Тик син нинди дус булырсың микән? Әйдә, сынап карыйбыз.

Син нинди дус?

1. Дустың уңайсыз хәлгә юлыккан, ди. Сөйләсәң, көләсе килә инде. Бу хакта малайларга сөйләргә микән?

А. Сөйләсәң дә була инде. Бер көлешербез дә онытылыр!
Б. Дустымның исемен әйтми генә сөйләсәмґ. ничек булыр?

В. Юк, авызымны да ачмаячакмын.

2. Синең яныңа кунакка килгәч, дустың ялгыш чынаякны ваткан, ди.  

А. Икенче чынаяк сатып алып килсен.

Б. Ачу килә инде.

В. Ялгыш ваткач, бер сүз дә әйтеп булмый.

3. Иң якын дустың сыйныфташ малаең белән дә аралаша башлаган, ди. Сиңа бик ошап бетми торган малай белән, җитмәсә. Хәзер нишләрсең микән инде?

А. Араларны өзәм.
Б. Икебез арасыннан беребезне сайларга кушам.

В. Бер сүз дә әйтмим. Үзе карасын.

4. Чын дус нинди булырга тиеш?

А. Мине кайгыртып яши торган.

Б. Кайвакытта үз проблемаларын да сөйләсә була инде.

В. Бөтен кайгы-шатлыкларын минең белән бүлешергә тиеш.

5. Синең дустың нинди булырга тиеш?

А. Миннән үрнәк ала торган.
Б. Миңа үрнәк булырлык.

В. Минең кебек үк кәттә егет!

6. Дустың акчасын өйдә онытып калдырган, ди. Хәзер сез кафеда.

А. Онытса-онытыр, нишлим инде.
Б. Әҗәткә акча биреп торырмын.
В. Пирожкины аның белән бүлешергә була бит.

 А җаваплары күбрәк булса:

Әйбәт дусларың бар икән, сиңа уң килгән, дигән сүз. Бу холкыңа түзгән кешегә рәхмәт. Син бит беренче чиратта үз файдаң турында гына уйлыйсың, үзеңне генә кайгыртып яшисең!

Б җаваплары күбрәк булса:

Синең берничә әйбәт дустың бар. Дөрес, син аларның проблемалары белән бик кызыксынмыйсың. Сезгә бергә күңелле, әлбәттә. Тик кирәк вакытта бер-берегезне яклый алырсыз микән? Исеңдә тот: чын дуслар кайгыда да, шатлыкта да бергә була.

В җаваплары күбрәк булса:

Син чын дус – кешенең хәленә керә белә торган, ышанычлы. Шуңа күрә, дусларың да сиңа ярдәмгә килергә әзер. Ләкин тирә-юнеңдә дуслыкның кадерен белмәүчеләр дә булырга мөмкин. Кешеләрне аерырга өйрән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев