Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Тәкәбберлек - хәрам сыйфат

Кайбер ата-аналар тәрбиядә иң мөһиме - баланың сәләтен ачу дип саный. Моның өчен алар бөтенесен эшли.

Әгәр кирәк икән, ерак дип тормыйлар, район үзәгенә дә, шәһәрнең бер башыннан икенче башына да йөртәләр. Сәләт ачуга бу кадәр зур игътибар һәм әле мәшәкатьтә кирәкме икән соң? Ачыласы булса,барыбер ачыла инде ул», - диде бер ана кеше.  Баланың сәләтен күреп,аны үстерергә булышуда файдадан гайре нәрсә юк, әлбәттә. Тик динебез тыйган бер гамәлдән сакларга кирәк балаларны. Кеше  билгеле бер өлкәдә уңышка ирешә башласа, аның күңеле үсеп китә, ул алга  таба күбрәк эш күрсәтү,тагын да зуррак уңышлар яулау турында хыяллана башлый... һәм хыялланырга тиеш тә. Бу - табигый хәл. Әмма үзен тәкәбберләнеп китүдән саклаган хәлдә генә, чөнки кешене изгелек кылудан тыя торган бу сыйфат ислам динендә хәрам санала.

Пәйгамбәребез (с.гв.) бер хәдисендә Аллаһ Тәгалә тәкәбберләнүченең дәрәҗәсен түбән төшерүе, ә ихлас күңелле кешенең дәрәҗәсен югары күтәрүе хакында әйтә. Дин галимнәре бу күңел чирен өч төргә бүлә: Аллаһ  Тәгаләгә карата, пәйгамбәребезгә (с.гв.) карата һәм кешеләргә карата булган тәкәбберлек. Беренче ике төр кешене иман даирәсеннән чыгара. Әлеге  чир нәфестән дә яманрак санала, чөнки нәфесе сәбәпле гөнаһ кылучыга тәүбәгә килү җиңелрәк, ә тәкәббергә - бик авыр.

Бала тәкәббер булмасын өчен аның иманын ныгыту зарур. Үзендәге сәләт Аллаһ Тәгаләдән бирелгән нигъмәт икәнен белеп үссен ул. Шуны аңлаган кеше мин-минлек хисләре кабына башласа да, аны вакытында «сүндерергә» өйрәнәчәк. Хәтта уңышсызлыкларга ирешсә дә, иманы аңа нык, көчле булып калырга ярдәм итәчәк. Иман үзе дә сәләт бит ул. Минминлек  арткан җирдә кардәшлек кимүен, кешенең дәрәҗәсе байлык, акча белән генә үлчәнә башлавын беләбез, шул хәлләрне күргәч, рухи тәрбия җитми дип зарланабыз да. Әмма адәм баласына хас тискәре сыйфатларны, шул  исәптән тәкәбберлекне дә, йөгәнләү өчен кирәк булган рухи тәрбияне коры сүз белән генә биреп булмый. Бер хикмәт иясе әйткәнчә: «Нәсыйхәт бирерлек кешегә түгел, үрнәк алырлык кешегә ихтыяҗ бардыр». Һәркайсыбыз үз баласына өлге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев