Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Су да – садәка?

Сез суның да садәка булуын беләсезме әле?

Борынгы заманнарда пәйгамбәребез кешеләр яши торган урыннарда коелар казырга өндәгән. Бу исә нәкъ менә су садәкасы санала икән. Син казыган коедан, чистарткан чишмәдән кешеләр, кошлар, хайваннар су эчсә, моның сиңа савабы бик күп.

Ислам тарихында су садәкасына кызыклы мисал да бар. Багдад әмиренең Зөбәйдә исемле хатыны була. Ул хаҗ сәфәре белән Мәккәгә килә. Һәм шунда кешеләрнең эчәр суга тилмергәнен күрә. Багдадка кайткач, ул ничек кенә булса да Мәккәгә су китерергә карар кыла.  Тик белгечләр аңа бу эшнең бик кыйммәткә төшәсен хәбәр итә. Багдад белән Мәккә арасы 1400 чакрым була. Тик Зөбәйдә Мәккә белән Багдад буйлап бик күп коелар казыта. Кешеләргә тукталу урыннары ясыйлар. Коелар хәйрияче ханымга 5 мең 950 килограмм чиста алтын бәясенә төшә. Зөбәйдә коелары халыкка 1200 ел хезмәт итә.

(Ислам нуры» мөселман календареннән.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев