Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Сәхәрдә нәрсә ашарга

Бу җомгада уразага кердек.

Иң элек 2 стакан җылы су эчәргә кирәк, суны ашыкмыйча гына, матур җылы теләкләребезне әйтеп эчү яхшы.


Тәлинкәнең яртысында яшелчәләр булу мөһим.


Катлаулы углеводлар да кирәк, алар безгә көн дәвамында энергия чыганагы булып тора. Мәсәлән, карабодай, тары ярмасы, кукуруз боткалары файдалы була. Аларны атнага 2 тапкыр ашарга кинэш ителә. Башка көннәрдә мин катлаулы углевод буларак 1 телем ипи, овсяноблин ашарга тәкъдим итәр идем.
 

Сыйфатлы аксым. Ул тиз арада ашау хисе тумасын өчен кирәк. Алдан ук котлетлар ясап куярга киңәш итәр идем. Пешкән тавык ите дә организм тарафыннан җиңел үзләштерелә, ашказаны эшчәнлегенә авырлык китерми. Ә менә балык эчэсене китерергә мөмкин, шуңа аны ифтарга калдыру яхшырак. 

Сыйфатлы майлар да өстәргә кирәк, мәсәлән 1/2 авокадо, яисә 1 уч чикләвек, яисә 1 чәй калагы сыер мае яисә 1 чәй калагы зәйтүн мае.
 

Җиләк-җимеш ашамаска киңәш итәм, чөнки алар шикәр күтәрелүгә китерә, һәм безнең тиз арада ашыйсы килү теләге туа. Ә менә җиләкләрне (карлыган, черника, җир җиләге һ. б.) чәйгә салып эчү хуплана.


Сәхәр тәмам булганчы алданрак ашарга киңәш итәм, тагын 2 стакан су эчәргә вакыт калсын өчен, чөнки көн дәвамында сусыз организм тиз бирешәчәк, су күбрәк эчәргә тырышыгыз.

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә җиңеллекләрен бирсен.

Чулпан Муслихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев