Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан гаете: иртә тора торган көн!

Пәйгамбәребез гает көннәрендә иртә торуны, яхшылап юынуны, хушбуйлар сөртүне, иң яраткан киемнәреңне киеп, мәчеткә баруны саваплы эшләр дип аңлаткан.

Урамда очраткан кешеләргә көләч йөзле булу – шулай ук савап. Бу көнне уен-көлкеле чаралар, спорт уеннары оештыру да хуплана. Туганнарның хәлен белү, күчтәнәчләр тарату, мохтаҗларга сәдакалар бирү – барысы да савап.  

Бу уңайдан пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә анабыздан калган хәдисне китереп узыйк:

«Гает көнендә әтием Әбү Бәкер минем бүлмәмә керде. Шул вакытта бүлмәмдә ике кыз буас дигән уен коралларында уйнап, җырлап утыра, ә Пәйгамбәр ял итеп ята иде. Җырчы кызларны күргәч, әтием: Пәйгамбәр өендә шайтан манзарасымыни?» дип ачуланырга тотынды. Пәйгамбәр исә аны: «Әй Әбү Бәкер, аларга кагылма!» дип бүлдерде.»

Онытылмаслык итеп үткәрәбез!

Безнең гаилә өчен Гает бәйрәме иң зур һәм матур бәйрәмнәрнең берсе. Онытылмаслык итеп уздырабыз без аны. Бөтен кеше ин чиста, яңа киемнәрен кия, бергәләп ямьле табын әзерлибез, теләкләр телибез, кунаклар чакырабыз.

Безнең гаиләнең традициясе – Гает көнне үпкәләшергә, ачуланышырга ярамый. Бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу шундый рәхәт, күңелле бит ул!

Гает көне күңелле һәм эчкерсез бәйрәм булуы, күңелдә иң матур хисләр уятуы белән истә кала.


Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе, 9нчы сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев