Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан аена әзерләнәбез

Рамазан ае башланганчы, күп кенә көнкүреш сорауларын хәл итеп куярга тырышыгыз.

1. Өегезне яхшылап җыештырыгыз. Ә ураза вакытында «флай-леди» системасы буенча моңа 15 минут кына сарыф итәрсез.

Өй җыештыру буенча Конмари методы

2. Бер айга меню төзеп куегыз. Барысын да җентекләп язу мәҗбүри түгел. Төп ризыкларны билгеләгез. Аларны әзерләр өчен кирәк булган бозылмый торган продуктларны алып куегыз. 

3. Рамазанга кергәнче кеше җыя торган ифтар көннәрен билгеләгез. Гадәттә, мәҗелесне изге айның башына планлаштыру яхшы. Монда әле чакырыласы кунакларны башкалар дәшмәгән була. «Ләйләтүл кадр»дә бушрак булу өчен ифтарларны соңгы ункөнлеккә калдырмаска тырышыгыз.
Быел ифтарлар үткәрү мөмкинме буламы-юкмы икәнен Аллаһ үзе генә белә. Әмма нияте булган кеше мохтаҗ гаиләләргә кафедан ризык чакырта ала.
Алдан әйтеп куйсагыз, сез хуҗабикәне ризык әзерләүдән азат итәрсез. Бу авыр чорда мохтаҗларга гына түгел, кафе-рестораннарга да ярдәм кулы сузу булачак. 
Дус гаиләләрегезгә тәмле десерт, күчтәнәч китертергә була. Үзегез булмасагыз да, авыз ачуга өлешгез керәчәк.

4. Бүләкләр. Гадәттә, бу эш Рамазанның соңгы көннәренә кала. Быел исә интернет кибетләрдән алу актуаль. Бүләк бирү белән соңга калмас өчен бүген үк хәстәрен күрегез.

Нәрсә бүләк итеп була? Бер елны без бөтен туганнарга диярлек кулдан язылган открыткалар җибәрдек. Бабайларга матур халык мәкале язылган футболкалар, әбиләргә "исемле" паспорт тышы ясаттык. 

5. Сәдака. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) бу айда аеруча юмарт булган. Без дә аңа охшар өчен алдан акчаны әзерләп куя алабыз. Бирәсе килгәндә генә булмаска да мөмкин.

Ә сез Рамазан аена ничек әзерләнәсез?


Эльмира Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев