Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан ае

Ураза тотуның өч шарты бар: мөселман булу, үз акылыңда булу, балигъ булу. Малайлар 12-15 яшьтә, кызлар 9-15 яшьтә балигъ була.

Ураза тоту Ислам диненең өченче нигезе булып тора.

Рамазан аенда Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек иңдерелгән. Һәм шуның белән Ислам диненең яңарышы башланган. Коръән дә шул изге айда иңдерелә башлаган. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шуны әйткән: «Изге Рамазан аен кешеләр кирәгенчә бәяли алсалар, аның бөтен ел буе дәвам итүен теләр иде.»

Ураза тоту әхлак нигезләрен ныгыта, кешедә рәхим-шәфкатьлелек уята, кешегә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә ярдәм итә, сәламәтләндерә һәм сабырлыкка өйрәтә. Иң мөһиме – ураза тоту Җәннәткә керүгә сәбәп була. Җәннәтнең Әр-Райян дигән капкасы бар. Кыямәт көнендә бу капкадан ураза тотучылар гына керәчәк.

Аллаһы Тәгалә ураза тотучының догасын кабул итә. Пәйгамбәребез әйткән: «Өчәүнең догасы кабул булыр: гадел җитәкченең, ураза тотучының һәм золым күрүченең».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев