Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан ае ул - рәхмәт, изгелек ае

Тоткан уразаларыбыз гамәл дәфтәрләренә савап булып язылсын иде.

Барлык мөселман дөньясы Изге Рамазан аен түземсезләнеп көтеп алды. Чөнки Рамазан ае ул - рәхмәт, изгелек ае. Рамазан ае җиткәндә җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, шайтаннар богаулана икән.  Бу айда бөтен дөнья буйлап фәрештәләр йөриләр икән. “Рамазан ае кешеләргә туры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкәтьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр” (Бакара сүрәсе, 185 нче аят).

Чыннан да бу изге айда изгелек кенә эшлисе килеп тора. Кемгәдер ярдәм итәсе, кемнедер сөендерәсе, кемгәдер матур сүз әйтәсе килә. Ачу килгән чакларда да үзеңне тыюы, ничектер җиңелрәк. “Ярамый!” дигән уй ток суккан кебек телне богаулый. Рамазан ае ул - кояш чыкканнан алып, кояш баеганга кадәр ризыкланмый тору гына түгел әле. Без тел, күз, колак уразалары да тотарга тиешбез. Әлбәттә, бик авыр, гадәт буенча иртән тору белән “Бүген начар йокладым”, урамда кешене очрату белән “Фәлән-фәләннең ниләр эшләп йөргәнен ишеттеңме соң әле” дип гайбәт, зар сөйләргә тел кычытып кына тора.  Ләкин Ураза бу гамәлләрдән кешеләрне тыя. Ә бит дөньяда үзен иң хәерче дигән кешенең дә кешеләргә бирерлек байлыгы бар. Ул аның елмаю бүләк итәрдәй йөзе, матур сүз сөйли алырдай теле, әйләнә-тирәдәгеләргә матур итеп карый алырдай күзләре, кешеләргә изге гамәлләр кыла алырдай аяк-куллары. Матур сүз таба алмасаң, дәшми калуың да зур батырлык бит әле. Хәзер, Аллага шөкер, бар нәрсә җитәрлек, киям дисәк, шкаф тулы күлмәк, ашыйм дисәк, табын тулы ризык. Ачлы-туклы сәхәргә дә керүче юк. Чын дөресен әйткәндә кичкә кадәр тамак ачмый да. Алланың рәхмәте белән көне дә кыска, кызуы да юк, бар да план буенча барды дисәк тә була.  Рамазан аенда барлык таләпләрен туры китереп ураза тоту мөмкин дә түгелдер, бәлки Аллаһ Тәгалә каршында гамәл дәфтәренә “Ач торды” дип кенә язылып куелыр. Ибраһим галәйһиссәламне яндыру өчен учак янганда бер чыпчык су ташый ди. Читтә карап утыручы башка кошлар чыпчыктан көләләр ди: “Нишләп йөрисең, безнең кебек утырып кына тор, күпме генә тырышсаң да, син генә сүндерә торган ут түгел бу,” – диләр икән. Ә чыпчык исә: “Мин белән аны, ә шулай да Кыямәт көне җиткәч, мин тырыштым диярмен,” – дигән. Шуңа күрә дә, без дә барысын да булдыра алмасак та, бәлки тырышуыбыз юкка китмәс.

Мөхтәрәм дин-кардәшләребез, Изге Рамазан айлары белән. Тоткан уразаларыбыз гамәл дәфтәрләренә савап булып язылсын иде. Киләсе елларда да барыбызга да бу көннәрне күрергә насыйп булсын иде.

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев