Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан ае – изге ай

Бу елны Рамазан ае март һәм апрель айларына туры килде. Хәзер инде изге аебызның беренче ункөнлеге тәмамланды.

Рамазан ае — мөселман халкы өчен иң изге, иң рәхмәтле айдыр. Чөнки бу айда Аллаһ Тәгалә безгә шулкадәр күп саваплар бирә икән, ул савапларның микъдарын, никадәр күп булуын Аллаһтан башка беркем дә белә алмый. Рамазан ае шулкадәр әһәмиятле, аннан башка Коръәндә бер ай да үз исеме белән язылмаган. Бу елны Рамазан ае март һәм апрель айларына туры килде. Хәзер инде изге аебызның беренче ункөнлеге тәмамланды.

Мин әнием белән бергә ураза тотам. Бергә тоткач, күпкә саваплы да, күңелле дә, жиңел дә. Бергә ифтарда авыз ачканнан соң, мин тәравих намазына әзерләнә башлыйм. Анда да бик күңелле, чөнки мин сыйныфташларым белән бергә йөрим. Кайчан да булса барыбызга да Аллаһ Тәгалә алдында җавап бирәсе булачак, шуңа кылган гамәллеребез турында хәзердән үк уйларга, дөрес юлдан барырга кирәк. 

Шәмсевәлиев Рүзәл — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев