Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан ае – изге ай

* Ураза тоткан кеше үзенә хуҗа булырга өйрәнә.

«Рамазан аенда кешеләргә туры юлны һәм һидиятне күрсәтүче Коръән иңдерелде. Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми...» («Бәкарә» сүрәсе, 185нче аять).

«Рамазан» сүзе рамаз, ягъни «кыздыра, көйдерә торган эсселек» сүзләреннәналынган, шулай булгач, рамазан – барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз.

Әгәр мөселман көндез ураза тотса. төнлә Коръән укыса, Кыямәт көнендә аның икеяклаучысы булачак. Алар мөселманнар өчен Алаһтан ярлыкау һәм җәһәннәм утыннан котылу сораячак. Шушы ике яклаучының берсе – ураза, икенчесе Коръән булыр. Хәдистә әйтелгән: «Ураза һәм Коръән хисап көнендә Аллаһның колын яклаячак. Ураза әйтер: «Йә, Раббым, көндез мин аны ризыксыз һәм сусыз калдырдым, шунлыктан мин аның өчен Синнән ярдәм сорыйм». Коръән әйтер: «Йә Раббым, мин аны төнге йокыдан калдырдым, шуңа күрә аңа Үзеңнең рәхмәтеңне ирештерсәң иде». Аларның үтенечләре кабулителәчәк» (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).

Рамазан аенда ураза тоту – исламның өченче баганасы. Ураза тоту – мөселманнарга фарыз гамәл. Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчен, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуда. Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан башка кешеләр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкатьүзебез һәм Аллаһ Тәгалә генә белә, шуның өчен аның әҗере дә олы.

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакъләнү, күңелләрне сафландыру, күркәмсыйфатлар белән бизәкләү ае. Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан аен даҮзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, изгелектә үткәрүләребезне насыйпитсә иде.

Алинә Аксуева әзерләде. РИИ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев