Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан ае – изге ай

Ничек бәхетле булырга? Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле менә мәңгелек сорауларга җавап эзләгән.

Ничек бәхетле булырга? Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле менә шушы мәңгелек сорауларга җавап эзләгән.

Бәхет ачкычы... Аны кайлардан, ничек итеп эзләп табарга соң?! Кайберәүләр гомер буе эзләп тә, бу хикмәтле ачкычны таба алмый, булган байлыклары да, дан-дәрәҗәләре дә аларны бәхетле итә алмый. Чөнки бәхет ул — җан тынычлыгында, ә җан тынычлыгы — Аллаһ кушканча яшәүдән килә.
Фәүзия Бәйрәмова. Бәхет ачкычы

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае — Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Элек-электән үк хак мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтләрен үтәүгә бик җаваплы караганнар, Рамазан аена да зур игътибар биргәннәр.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны һәм һидиятне күрсәтүче Коръән иңдерелде. Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми...» («Бәкарә» сүрәсе, 185нче аять).

«Рамазан» сүзе рамаз, ягъни «кыздыра, көйдерә торган эсселек» сүзләреннән алынган, шулай булгач, рамазан — барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз. Әгәр мөселман көндез ураза тотса, төнлә Коръән укыса, Кыямәт көнендә аның ике яклаучысы булачак. Алар мөселманнар өчен Алаһтан ярлыкау һәм җәһәннәм утыннан котылу сораячак. Шушы ике яклаучының берсе — ураза, икенчесе Коръән булыр.

Хәдистә әйтелгән: «Ураза һәм Коръән хисап көнендә Аллаһның колын яклаячак. Ураза әйтер: „Йә Раббым, көндез мин аны ризыксыз һәм сусыз калдырдым, шунлыктан мин аның өчен Синнән ярдәм сорыйм“. Коръән әйтер: „Йә Раббым, мин аны төнге йокыдан калдырдым, шуңа күрә аңа Үзеңнең рәхмәтеңне ирештерсәң иде“. Аларның үтенечләре кабул ителәчәк» (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад). 

Рамазан аенда ураза тоту — исламның өченче баганасы. Ураза тоту — мөселманнарга фарыз гамәл. Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчен, ләкин уразаның үзенчәлеге —Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуда. Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан башка кешеләр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһ Тәгалә генә белә, шуның өчен аның әҗере дә олы.

Рамазан — барлык гөнаһлардан пакъләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан аен да Үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде.

Алинә Аксуева, РИИ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев