Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Пәйгамбәребез һәм медицина

Хәзрәте Пәйгамбәребезбер хәдисендә: “Кашлар адәм заты тәненә иң беренче чыккан төкләрдер, дип искәрткән. Хәзрәте Пәйгамбәребез 1400 ел элек әйтеп калдырган бу хакыйкатьне медицина күптән түгел ачыклады.

Хәзрәте Пәйгамбәребезбер хәдисендә: “Кашлар адәм заты тәненә иң беренче чыккан төкләрдер, дип искәрткән. Хәзрәте Пәйгамбәребез 1400 ел элек әйтеп калдырган бу хакыйкатьне медицина күптән түгел ачыклады. Медицина факультеты студентлары өчен язылган “Эмбриология” дәреслегендә шундый юллар бар: “Йөкле вакытта яралгының беренче төкләре эмбриональ вакытның 4нче атнасында барлыкка килә һәм беренче булып кашлар үсә.”

Мәдинә шәһәрендә бизгәк авыруы киң таралган була. Рәсүл Әкрам (с.г.в.) Мәдинәгә килеп, шәһәр тирәсендәге баткаклыкны күрә һәм әлеге чирнең сулы җирдә булуын ачыклый. Һәм биредәге кешеләр Мөхәммәд Пәйгамбәр җитәкчелегендә 30 мең хөрмә агачы утырта.

Пәйгамбәребез киңәшләре:

  • Һәрвакыт чиста ризык аша.
  • Артык кайнар һәм артык салкын ризык ашама.
  • Озак чәйнәп, ашыкмыйча аша.
  • Ашау алдыннан һәм соңыннан кулларыңны ю.
  • Артыгын ашама, гел ашыйсың килеп торсын.
  • Ашаганда артык күп су эчмә.
  • Кыш көннәрендә – майлы, җәй көннәрендә җиңелрәк ризык аша.
  • Йөзем, хөрмә, зәйтүн Аллаһыга шөкер итү өчен сиңа сихәт бирер.
  • Арыганда баллы ризыклар аша.
  • Ватык савыттан ашама.
  • Ялгыз ашамаска тырыш.
  • Ашап бетергәч, дога укып, шөкер кыл.
  • Ай саен өч көн ураза тот.
  • Бал аша, ул мең авыруга дәвадыр.

 

Татар мөселман календареннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев