Җәннәткә керәчәк кеше
Кәүсәр чишмәсе

Җәннәткә керәчәк кеше

Көннәрдән беркөнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләренә «Бүген сезнең янга җәннәткә керәчәк кеше килә», – дип игълан иткән.

Теге кеше килгәч, сәхабәләр аның артыннан күзәтеп йөри башлаганнар. Һәм кешедән артык гыйбадәт кылмаганын аңлаганнар.

– Синең кешеләрдән артык нинди сыйфатларың бар соң? – дип сораганнар аннан.

– Мин үз гомеремдә берәү турында да начар сүз сөйләшмәдем, берәүдән дә көнләшмәдем, – дип җавап биргән ул.

(Мөселман календареннән.)

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев