Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын!

Мәүлидин-Нәби - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итү көне. Раббигыль-әүвәл аеның 11нче көнендә билгеләнә. Быел, 2020 елда ул 28нче октябрьгә туры килә.

Бәйрәм бер ай дәвам итә. Бәйрәмнең дәвамы – 12 раббигыль-әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булган көн. Беренче мәртәбә бәйрәм XII гасырда Сүриядә билгеләнеп үтә башлый.

Бу көнне мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтеп, Рәсүлебез (с.г.в.)нең тормыш юлын өйрәнеп, үзебезгә, балаларга, оныкларга, туганнарыбызга аның турында сөйләргә кирәк. Һәм, гомумән, бу эшләрне көн саен башкарсаң да хәерле. Шушы зур бәйрәм көнендә Пәйгамбәребезнең камил сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сөйләп, аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, савабын алырбыз.

 Мәүлид көнне Рәсүлебезгә салават әйтергә кирәк. «Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд» дип, кеше бер генә тапкыр укыса да, Аллаһы Тәгалә шул кешегә ун тапкыр укыр, догаларыгызны кабул итәр, бәрәкәт-уңышларыгызны бирер, ди. 

Мәүлиднең әһәмияте нидә?

Соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд фани дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр, рәхәттә, уңыш казанып яшәр өчен өйрәткәннәрне үтәү фарыз. Без - мөселманнар, пәйгамбәребезне үрнәк итеп алып, рәсүлебез үрнәгендә, аның әйткәннәрен үтәп яшәсәк, ике дөньяның да рәхәтен күрербез.

Мөселманнар Мәүлид кичәсендә Мәүлид ашларын уздырырга тырыша, бер-берсен кунакка чакыра, бүләкләр бирешә. Чөнки Рәсүлебез “Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, шул бүләк ике арада мәхәббәт үстерер”, дип әйткән.

Гореф-гадәтебез шундый безнең: Гаетләрдә, зур бәйрәмнәрдә татар халкы таба исе чыгара, камыр ризыклары пешерә. Бу – бәйрәм икәне сизелсен дигән максаттан эшләнә. Мәүлид кичендә дә таба исе чыгару - хуп гамәл.

Изге иман (Балалар өчен гакыйдә). Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/k%D3%99%D2%AFs%D3%99r-chishm%D3%99/izge-iman-balalar-chen-gakyyd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәүлид кичәсе мәүлид бәйрәме