Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Көн дә кирәкле догалар

Бала табу җиңел узсын өчен йөкле вакытта нинди дога укырга кирәк?

Йөкле вакытта түбәндәге Коръән аятен уку файдалы: "Раббии, һәб лии мил-ләдүнкә зүррийәтән тайибә, иннәкә сәмигуд-дуга" (Әй Раббым, миңа яхшы, сәламәт бала (нәсел) насыйп ит. Чынлыкта, Син — [теләсә кайсы] доганы Ишетүче) (Коръән-Кәрим, 3:38).

Ир, хатын яки аларның ата-аналары мондый сүзләр белән җиңеллек һәм бала табуның уңышлы тәмамлануын сорый алалар: "Аллаһүммә яссир вә лә тугассир" (Әй Аллаһ! Моның авыр булуын түгел, җиңел булуын телә).
Шулай ук, түбәндәге дога файдалы булыр: "Аллаһүммә-рзукънә вәләдән салихә" (Әй Аллаһ, безгә тәкъва, күркәм холыклы бала бүләк ит).

Шамил Аляутдиновның «Балалар һәм ислам» китабыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев