Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Күкнең җиденче катында...

Рәҗәп аеның 26, 27нче киче – Мигъраҗ кичәсе.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез күккә менеп, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән, бу кичне биш вакыт намаз фарыз кылынган.

Мигъраҗ – Пәйгамбәребезнең иң зур могҗизаларыннан берсе.

621 елда бер төнне Пәйгамбәребез ястү намазыннан соң Кәгъбәдә гыйбадәт кылган вакытта, Җәбраил фәрештә килеп, Пәйгамбәребезгә шулай дигән: «Әй Мөхәммәд, Аллаһы Тәгалә беркемгә дә насыйп итмәгән шәрәфне сиңа насыйп итте. Сине янына чакыра».

Мөхәммәд Пәйгамбәр Җәбраил фәрештә белән күкнең җиденче катына кадәр менгән. Һәм Җәбраил фәрештә: «Һәрберебезнең билгеләнгән бер чиге бардыр. Минем чигем монда», – аның үзен генә калдырган. «Мин курка башладым, – дип сөйләгән бу хакта Пәйгамбәребез. Һәм шул вакытта Раббымның тавышын ишеттем. Аллаһ миңа шулай диде: «Әй Мөхәммәд! Минем белән сөйләш».

Нәкъ менә шушы көнне мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз кылынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев